Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Армейская академия"

“Армейская академия”интелектуаль уены яшүсмер егетләр өчен үткәрелде. Чара башында видео ролик ярдәмендә укучылар Ватанны саклаучылар көненең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Программа ике команда арасында ярыш формасында уздырылды. Балалар барысы да үзләрен чын солдатлар итеп хис иттеләр. Булачак солдатларга көчләрен, зирәклекләрен һәм җитезлекләрен тикшерү өчен конкурсларда катнашырга тәкъдим ителде. «Меткий стрелок» конкурсында жюри мишеньгә төгәл эләгүләрне бәяләде. Өченче һәм дүртенче конкурсларда командаларны Мина кыры аша үткәрү өчен командирларга зирәклек һәм тапкырлык кирәк булды. Белем һәм эрудицияне тикшерү өчен, булачак солдатлар сорауларга җавап бирделәр, хәрби тематика буенча табышмакларга җавап таптылар.