Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Ярдәм янәшә"

Салавыч авыл җирлеге махсус хәрби операцияда катнашучы егетләребезгә ярдәм итүен дәвам итә. Кемдер акчалата, кемдер җылы киемнәр, чәй тутырырга үләннәр,кирәк яраклар китерә. Ә һәр кичне авылыбыз апалары маскет сеткалары үрә, үлән чәйләре тутыра, токмачлар җәеп кисә. Бер атнага 10 сетка, 1000 пакет чәй тутырылды.Һәр кешедә бер теләк, тизрәк дөньялар тынычланып, һәрберебезнең якыннары янда булсын