"Блокада балалары"
Китапханәдә «Блокада балалары» исемле патриотик сәгать үтте. Балаларга ленинградлылар өлешенә төшкән блокада еллары, туңган һәм үлеп барган шәһәргә үтеп керергә тырышкан рус солдатларының батырлыгы, Ладога күле аша коткаручы "тормыш юлы, героик кыз Таня Савичева турында таныштырылды. Балалар кечкенә ленинградлыларның блокададагы шәһәрдә ачлык, салкынлык, үлем белән ничек сугышканнарын ,сугышның беренче көннәреннән үк өлкәннәргә ярдәм итәргә теләп: фронтка киткән ата-аналар урынына станок артына басуларын, оборона ныгытмалары төзүләрен, яралыларны караулары турында белделәр.Шулай ук чарага “900 көн батырлык” исемле күргәзмә ясалды. Балаларга Блокада икмәгенең нинди булуы, ничек пешерелүе аңлатылды. Видеоролик күрсәтелде. Балалар шул елларгауйларында гына шул елларга кайтып, Блокада икмәген татып карадылар.