Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

“Минем бабам - герой”.

Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, 9 сыйныф укучысы Талия Калимуллина 6-7 сыйныф укуларын бабасы Каюм Калимуллин белән таныштырды. К.Калимуллин сугышның беренче көннәреннән алып генерал – лейтенант В.И.Чуйковның шоферы булып хезмәт итә башлап , нинди юллар, югалтулар аша Берлинга хатле барып җитүе, туган якларына ничек кайтуы, В.И.Чуйковның “Юл башы” мемуарлар хәтер китабында бабасы турында нинди истәлекләр булуын  сөйләде.