Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

“Китап битләренә сибелгән яхшылык”.

Әдәплелек, бер – береңә карата мәрхәмәтлелек,дуслык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү максатында “Кояшкай” балалар бакчасында  “Китап битләренә сибелгән яхшылык”исемле балалар иртәсе үткәрелде. Акбай белән Мыраубикә балаларны кызыклы уеннар, табышмаклар, әкиятләр белән таныштырды. Балалар  Шалкан әкиятен сәхнәләштереп уйнадылар.  “Турылыклы дус” мәсәле кычкырып укылды.