Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Хәтерлибез сине, билгесез солдат"

3 декабрь билгесез солдат көне . Шул уңайдан башлангыч сыйныфлар өчен Һәйкәл янында “Хәтерлибез сине, билгесез солдат” исемле искә алу сәгате үткәрелде. Укучыларга билгесез солдат көненең кайчан, ни сәбәпле барлыкка килүе аңлатылды. Билгесез солдат көненә багышлап балалар тынычлык күгәрченнәре кисеп, үзләренең теләкләрен яздылар. Һәр балада бер теләк, илдә, җирдә тынычлык булып, сугышлар бетсен,һәрбер бала әти –әни янәшәсендә үссен!