"Хокукларны уен аша өйрәнәбез"
20 ноябрь Балалар хокукын яклау көне уңаеннан китапханәдә “Хокукларны уен аша өйрәнәбез” исемле хокукый уен үтте. Чара башында балалар нинди хокукларга ия, нәрсә ул балалар Конвенциясе кебек сорауларга җавап бирелде. Хокукый уенда әкият сюжетлары, мультфильмнар һәм мәкальләр мисалында балаларга балаларның хокукларын билгеләргә тәкъдим ителде. Алар бу уенны кызыксынып һәм төгәл җавап биреп башкарып чыктылар. Бу уенда,балалар Үз бурычларын үтәргә һәм үз хокукларын истә тотарга кирәклеген аңлап киттеләр.