Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Бәхет биргән җирем Татарстан"

Татарстан Конституциясе көненә  китапханәдә 5 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр “Бәхет биргән җирем Татарстан”дигән китап күргәзмәсе эшләде. Ул киң укучылар даирәсенә исәпләнгән һәм анда Конституциянең барлыкка килү тарихы, конституцион корылыш нигезләре турында материаллар тәкдим ителде. Күргәзмәдә конституцион хокукка, дәүләт тарихына, Россия һәм Татарстан дәүләт символикасына һәм Конституция төзелү тарихына багышланган китаплар, энциклопедияләр һәм белешмә басмалар да урын алды.