Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Әтием белән бергә"

Әтиләр көне уңаеннан мәдәният йорты белән берлектә “Әтием белән бергә” исемле спорт уены үткәрелде. Гаилә елы булганлыктан бу чараны, быел, гаиләләр арасында үткәрергә булдык. Уенда 5 гаилә катнашты. Гаиләләрне төрле яклап, спорт ягыннан да, интелектуаль яктан сынадык. Барлык гаиләләр дә актив катнашты. Сәрдегән авылыннан Зиатдиновлар гаиләсе беренче урынны яулады. Салавыч күппрофильле лицей ярдәме белән катнашучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.