"Мозговой штурм"
Китапханәдә 8-9 сыйныф укучылары өчен “Мозговой штурм” интелектуаль уены үткәрелде. Уенда «Бум» командасы һәм «Пупс»командасы актив катнашты. Уенчылар белемнең төрле тармакларыннан сорауларга җавап биреп, 7 тур үттеләр. Уенда катнашучыларга логик фикерләү, билгеләнгән вакытта җаваплар табу, шулай ук командада эшләү сәләте күрсәтергә кирәк иде. Бу уен хәтта иң пассив катнашучыларны да мавыктырды. Һәр уенчы үзенең интеллектын һәм тапкырлыгын күрсәтә алды. Уен күңелле үтте, уенчылар уңай хис-кичерешләр алды, үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр.