Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Наратлыкка кунакка"

«Наратлыкка сәяхәт».

Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истәлекле урыннары күп. Шундый урыннарның берсенә, авылыбыз читендә урнашкан нарат урманына без дә мәдәният өлкәсендә актив өлкәннәр белән сәяхәт кылдык.Апалар бу наратлык белән бәйле яшьлек хатирәләрен яңарттылар, ничек итеп монда гөмбә – җиләккә йөрүләрен,мәктәптә укыган чакларында күңелле итеп ял итүләрен искә төшереп сөйләделәр. 1993 елда өйләнешүче парлар Ислам һәм Ләйсән туйларын авылда иң беренче видеога да шушы наратлыкта төшерәләр.
Бу күңелле сәяхәт белән апалар яшьлек елларын урап килделәр. Мондый очрашулар авылдашларыбыз арасында дуслык һәм бердәмлекне тагын да ныгыта дип саныйм мин.