“Без – Россиянең киләчәге”
12 июнь Россия көне уңаеннан мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен “Без – Россиянең киләчәге” патриотик сәгате үткәрелде Балаларга бу бәйрәмнең кайдан килеп чыгуы белән таныштылар. Дәүләт символикаларын – герб, гимн, флаг- исләренә төшереп сорауларга җавап бирделәр, рәсем ясадылар, “Россия мы дети твои” җырына флешмобта катнаштылар. Шулай ук, “Россия – горурлыгым ” китап күргәзмәсе белән таныштылар. Балалар- туган илгә мәхәббәт һәр кеше өчен иң мөһим хис дигән нәтиҗәгә килделәр.