“Әрәпә җыю йоласы”
30 -31 май көннәрендә Салавыч авылында,халкыбызның күркәм гореф-гадәтләреннән берсе булган – Әрәпә җыю йоласы үтте. Урам буйлап бизәлгән атка утырып милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар, гармун моңнарына кушылып җырлар җырлап милли бәйрәмебез Сабантуйга бүләк җыйдылар.