Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Күчмә китапханә"

Китап укый алырлык барлык кешене дә китап укучы итеп тарту максатыннан Сәрдегән авылында  күчмә китапханә эшләп килә. Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. 5 август көнне китапханәче Раилә Мөхәммәтҗанова күчмә китапханә белән Сәрдегән авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен - китап укучылар саны арту белән бик отышлы.