“Үлемсез Сталинград”

Сталинград сугышын җиңү көне уңаеннан китапханәдә  “Үлемсез Сталинград” тарихи сәгать үткәрелде. Чара барышында әлеге тарихи сугыш вакыйгалары һәм геройлары турында сөйләнде. Сталинград сугышында сугышкан бабаларыбызны искә төшердек. Балалар шул бөек сугышның тарихи һәйкәлләре-Мамай курганы, Павлов йорты белән таныштылар, Сталинград сугышы хроникасын карадылар.