“ Туган якның шигъри тәлгәшләре”
“Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе” республика акциясе кысаларында китапханәдә “ Туган якның шигъри тәлгәшләре” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Катнашучылар авылыбызның шигырь иҗат итүчеләре белән таныштылар. Р.Гафиятуллина, Н.Фасыйхов, Р. Гыйльфанова, Т. Галимуллина-Гыймадиеваның шигырьләре кычкырып укылды. Кичә Г.Тукайның “ Кышкы кич “ шигырен уку белән тәмамланды.