" Яңа ел маҗаралары"
Мәдәният йорты белән берлектә “Яңа ел маҗаралары” дип аталган уен кичә үткәрелде. Чарада 14 яшькә кадәрле балалар катнашты. Бәйрәмебез кунаклары песиләр Коржик һәм Карамелька, кар кызы Эльзаның килүе балаларны тагын да җанландырды. Алар бергәләп төрле уеннар уйнадылар. Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.