“ Утлы еллар кайтавазы колакларда мәңге яңгырар ”

Бөек Ватан сугышы бетүгә 80 ел тулу уңаеннан мәдәният йорты белән берлектә “ Утлы еллар кайтавазы колакларда мәңге яңгырар ” дип аталган тематик кичә үткәрелде. Чара сугышта хәбәрсез югалган авылдашларыбыз истәлегенә багышланды. Шулай ук чарага әтиләре сугыш кырында үлеп калган сугыш чоры балалары да чакырылды. Алар тамашачылар белән үзләренең әтисез үскән , сугыш арты авыр балачагы турында сөйләделәр. Кичә патриотик рухтагы җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.