“ Гимнастерка кесәсендә солдат җырлары ”
Мәдәният йорты белән берлектә “ Гимнастерка кесәсендә солдат җырлары ” дип аталган тематик музыкаль кичә үткәрелде. Чара берничә вакыйганы үз эченә ала: Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел һәм Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгаруга 36 ел. Кичәдә патриотик җырлар, сугыш темасына багышланган шигырьләргә бай булды.