“Каюм Насыйри – күп кырлы, киң колачлы әдип”
К. Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан китапханәдә “Каюм Насыйри – күп кырлы, киң колачлы әдип” аталган китап күргәзмәсенә обзор үткәрелде. Күргәзмәдә Каюм Насыйриның авыр тормыш юлы турында сөйләүче, күренекле шәхеснең иҗатын ачучы китаплар һәм язмалар тәкъдим ителде. Китапханә укучылары язучының биографиясе һәм күпкырлы таланты, иҗаты белән таныштылар.