“ Күңел бакчасы”

Китапханәдә  Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулу уңаеннан “ Күңел бакчасы” дип аталган әдәби кунакханә үткәрелде. Чарада “ Әдәби хәят” клубы әгъзалары катнашты. Катнашучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Язучының «Агымсуларга карап» автобиографик китабы, «Чын сөю бармы?» исемле лирик повестеннән өзекләр кычкырып укылды.