“Китап битләрендә сугыш мизгелләре”
Бөек Ватан сугышы бетүгә 80 ел тулу уңаеннан китапханәдә “Китап битләрендә сугыш мизгелләре” дип аталган китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Күргәзмәдә илебез тарихында булган олы җиңүләр тарихын ачучы Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы, Әфган конфликты турында китаплар, Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбыз турында мәгълүматлар урын алды.