“ Газета – журнал битләрендә ниләр бар?”

Китапханәдә “ Газета – журнал битләрендә ниләр бар?” дип аталган матбугат сәгате үткәрелде. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучылар китапханәгә фондына килүче балалар өчен матбугат белән таныштылар. Журналлардагы башваткычларны чиштеләр, кызыклы язмаларны кычкырып укыдылар.