«Рождественская круговерть»
Китапханәдә яшь буын китап укучылар катнашында «Рождественская круговерть» дип аталган квиз уен үткәрелде. Беренче турда уенда катнашучылар яңа елга багышланган Совет мультфильмнары буенча 15 сорауга җавап бирделәр. Икенче турда җыр аша кинофильмнарның исемнәрен белергә кирәк иде. Өченче тур Әкият кадрларына багышланды.