" Интернет киңлегендә " практик дәрес.
Татарстанда цифрлаштыру елы кысаларында өлкән китап укучылар катнашында “ Интернет киңлегендә ” дип аталган практик дәрес үткәрелде. Чара барышында өлкән яшьтәге китап укучылар югары технологияләр белән таныштырылды, шулай ук компьютерда эшләү күнекмәләре булдырылды, социаль челтәр аша аралашу чаралары белән таныштырылды, интернет аркылы табибка язылырга, түләүләрен түләргә өйрәтелде.