" Китаплы гаилә - бәхетле гаилә" интелектуаль уен.
“ Китаплы гаилә – бәхетле гаилә “ дип аталган интелектуаль уен үткәрелде. Исеменнән күренгәнчә чарада иң күп китап укучы 3 гаилә катнашты. Уен әкиятләр, табышмаклар, язучылар, профессияләр һәм туган тел категорияләренә бүленде.Һәр категориядә билгеле бер баллы сораулар бирелде. Сораулар балалар өчен дә , әти – әниләргә өчен дә эшләнде.