“Татар милли хәзинәләре эзеннән...” дәрес.
2022 ел Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында “Татар милли хәзинәләре эзеннән...” дип аталган дәрес үткәрелде. Дәрес татар халкының милли киемнәре, орнаментларына багышланды. Дәреснең беренче өлешендә балалар милли киемнәрдәге орнаментлар белән танышса, икенче өлештә татар орнаментлары кулланып калфак бизәделәр.