" Без әкият илендә" уен дәрес.

№ 20 Нөнәгәр авыл китапханәсендә " Без әкият илендә" дип аталган уен дәрес үткәрелде. Дәрес “ Туган тел һәм халыклар бердәмлеге “ елына багышланды. Балаларны төрле халык мәдәнияты белән таныштыру өчен милли киемнәргә киендердек. Аларның гореф- гадәтләре, биюләре,  җырлары ,туган теле белән таныштырдык. Дөнья халык әкиятләре кычкырып укылды.