"Җир өстендә аклык, сафлык белән Яңа ел килде!"
"Җир өстендә аклык, сафлык белән Яңа ел килде!" - матур каникулларны, ялларны дәвам итеп, яңадан табигать кочагына җыйналдык. Кариле авылының яңа урамнарында яшәүче яшь гаиләләр белән бик матур уен программасы оештырдык.Балалар ярышлары,әтиләр-әниләр белән балалар һәм балалар үзләре дә һәр уенга бик актив катнаштылар, әти-әниләр дә рәхәтләнеп уеннарда катнашып,үзләре дә матур балачакларына кайттылар. Әти-әниләр белән кызыклы ярышларда балаларның шатлыклары күзләрендә янып торды,,алар рәхәтләнеп гаиләләр белән матур итеп ял итте. Бәйрәм ахырында әти-әниләр ярдәмендә әзерләнгән мич коймаклары,,шифалы чәйләр, шашлыклар белән сыйландылар. Бәйрәмдә катнашкан һәркем ял итте, табигатебездән энергия,көч алып таралыштылар.