Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

"Дан сезгә,ватандашлар!”

Рәсәйнең Хәрби Дан көне уңаеннан Наил Рәфкать улы җитәкчелегендә югары сыйныф укучылары белән тарихи дәрес үткәрел-де. Укучылар Бөек Ватан сугышы, Әфган,Чечня һәм бүгенге көндә барган махсус операциядә булган вакыйгалар, андагы авыр хәтирәләр турында Наил Рәфкать улы чыгышын тыңладылар. Сугыш турында китаплар аша кыскача мәгълүмат бирелде. Укучыларга патриотлык кешенең гамәлләрендә һәм эшчәнлегендә, үзенең  Ватанына булган мәхәббәт, патриотик хисләргә ирешү юлында күп этаплар  үтү өчен, үз Ватаныңа аңлы мәхәббәткә кадәр күтәрелү өчен күп укырга, үзеңне физик яктан да кечкенәдән әзерләргә кирәклеге җиткерелде.