“Тынычлык” дәресе
10 нчы сыйныф укучылары белән “Тынычлык” дәресе үткәрелде.Иң беренче тынычлык турында укучыларга чыгыш ясалды һәм укучылар “Дуслык.Бердәмлек.Тынычлык” темалары буенча уен уйнадылар, кәгазьдән тынычлык күгәрченнәре ясадылар,анда үзләренең тынычлык турында матур теләкләрен яздылар. Белем бәйрәмендә теләкләр язылган күгәрченнәр 1 сыйныфка укырга керүче нәни дусларыбызга бүләк ителде. Дәрес ахырында укучыларга китапханәнең бәйрәм бүләкләре тапшырылды.