“Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал!”- тәрбияви-хокукый сәгать
Җирлегебездә урнашкан агро-көллиятнең мөмкинлекләре чикле булган студентлар белән китапханәдә “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал!”- тәрбияви -хокукый сәгать үткәрелде. Студентлар башта бүгенге көн яшәеше, бурычлар, хокуклар турында тыңлап үттеләр.Аннан соң хокук,бурыч,законнар турында 4 турда үзләрен сынадылар. Бүгенге көндә булган җинаятьләрнең төрләре, нинди хокук,бурычка ия яшүсмерләр? Дәрес барышында алар бергәләп үз фикерләрен өйтеп үттеләр һәм җаваплары китапханәче тарафыннан тулыландырылды.