“Әти белән бергәләп укыйбыз!”
19 нчы октябрь - әтиләр көне. Әтиләр безнең саклаучы, яклаучыларыбыз. Батыр, олы йөрәкле әтиләр гаиләнең нигезе дияргә була. Бала өчен дә иң абруйлы зат-әти кеше. Шул уңайдан “Әти белән бергәләп укыйбыз!” исемендә әдәби бәйгедә актив укучылар гаиләләре катнашты.