Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

“Зирәклек хәзинәсе - Кладовая мудрости”- исемендә турнир

Китапханәдә 10 сыйныф укучылары белән “Зирәклек хәзинәсе - Кладовая мудрости”- исемендә турнир үткәрелде. Турнирның сюжеты әдәбият өлкәсендә төрле башват-кычларны һәм логик биремнәрне чишүдән гыйбарәт иде. Укучылар командаларга бүленеп, әдәби әсәрдән төп фразаны җыйдылар, татар әдәбияты китапларына сәяхәт үттеләр,китап турында әйтемнәр, мәкальләр барладылар. Укучыларның һәр маршруты буенча куелган биремнәр  бал-лар маршрут кәгазьләренә куелып,ахырдан  нәтиҗә ясалып урыннар билгеләнде.