"Ул елларны онытырга юк хакыбыз!"
"Ул елларны онытырга юк хакыбыз!" - Нормабаш авылында Норма мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан митинг үткәрелде. Бу чараны авыл имамы Вазих Вәдүт улы Абдуллин ачып җибәрде. Авылдашыбыз Вакиф Мансур улы үзенең изге теләкләрен җиткерде, Шулай ук авыл җирлегенең ветераннар Советы җитәкчесе Р.Нигама-туллин, Норма авыл җирлек җитәкчесе Р.Н.Шәрипҗанов ,район администрациясе вәкиле Ф.Р.Нәбиуллин, җәмгытебезнең профсоюз җитәкчесе Л.Р.Рәйхановна бәйрәм белән тәбрикләп чыгыш ясадылар.
Ватандашларны 1 минут тынлык белән искә алып, батырларыбыз истәлегенә обелискка чәчәкләр куелды. Җиңү бәйрәме белән котлап җырлар бүләк ителде.