Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

«Читаем детям о Великой Отечественной войне» дип аталган XVI халыкара патриотик акциясе

2025 елның 6 маенда Самара өлкә балалар китапханәсе «Читаем детям о Великой Отечественной войне» дип аталган XVI халыкара патриотик акциясе уза.Әлеге акция кысаларында Норма авыл китапханәсе дә укучылар белән кушылдык.Акциядә Ф.Кәримнең “Разведчик язмалары”, Р.Вәлиеваның “ Йөрәк хәтере” шигыре укылды.Сугыш турында мәгълүматлар барланып,Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Сугыш турында китап битләрендә!” исемендәге күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды.