“Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!”
Кариле балалар бакчасы коллективы белән берлектә халыкара туган тел көненә багышланган әдәби баттл үтте.Балалар “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!”- күргәзмә белән таныштылар. Телне саклау турында мәгълүмат бирелде.Туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, төрле кызыклы уеннар уйналды һәм Г.Тукай әсәрләре буенча ясап килгән рәсемнәргә бәяләмә бирделәр.