“Күңелләр безнең яралы!”- патриотик очрашу
15 февральдә Россиядә мөһим истәлекле дата – Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне Әфганстанда, Кавказда, Урта Азиядә хәрби хәрәкәтләрдә һәм ил читендәге башка кораллы конфликтларда катнашу чорында Ватанга фидакарьлек һәм тугрылык күрсәткән россиялеләрне искә алу билгесе буларак билгеләп үтелә.Бу көн алдыннан Норма урта мәктәбенең укучылары,укытучылар белән берлектә махсус хәрби операциядә каты яраланган Нияз Ризванов һәм район гаскәре ветераннары хәрәкәте рәисе Шәүкәт Гаязов белән патриотик очрашу үткәрелде. Китапханә мөдире һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы, тәрбия буенча директор киңәшчесе Наил Рәфгать улы сугышчыларыбызның батырлыклары турында сөйләделәр.