Безнең китаплар башкаларны да сөендерсен!”- әдәби кунакханә.
Китаплар бүләк итү көнендә , балалар бакчасында бик матур әдәби кунакханә үтте. Балалар яңа китаплар белән таныштылар, китапларның барлыка килү, аларны ничек сакларга кирәклеге турында балаларга бик кирәкле мәгьлумат бирелде. Яңа матур китаплардан әкиятләр укылды, сораулар биреп, бердәмлек, дуслык, тырышлык төшенчәләре балаларга аңлатылды.. Соңыннан балалар бер - берсенә кечкенә китаплар бүләк иттеләр. Очрашу бик кызыклы һәм эчтәлекле булды.