Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Очрашу кичәсе

Укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан хәрби операциянең беренче көннәрендә мобилизация-ләнеп киткән авылдашыбыз, анда барган камалышта күрсәткән батырлыклары өчен за “Мужество” орден, ”За отвагу” и “Георгия Победоносца” медальләр иясе һәм яраланып берничә операция кичереп вакытлыча ялга кайткан егетебез Ранил Рәфкать улы белән хәрби-патриотик очрашу үтте. Ранил укучыларга  “Бүгенге тыныч тормыштан китеп,  коточкыч  сугышның алгы сызыгындагы  вакыйгалар турында да, ачлык, югалтулар турында да һәм  нинди генә җирдә булсаң да һәр тармак буенча белем кирәк, курку белмәс батыр да булу кирәк. Шулай ук иң беренче ярдәмне дә ясый белү анда иң мөһим !” булуын сөйләде. Укучылар  кызыксындырган сорауларына җавап бирде.