Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Ильмира Күзмина белән очрашу

Инвалидлар декадасы уңаеннан  китапханәгә "Фикердәшләр" клубына йөрүче дусларыбыз белән бергә районыбызның шагыйрәсе Ильмира Күзминаны да очрашуга чакырдык. Шагыйрә белән очрашу бик җанлы булып бер дулкында үтте. Аның яңа табадан төшкән китабына сәяхәттә Ильмира ханым шигырьләрен укыды. Аларга үзенең китапларын бүләк итте. Кичәдә шулай ук Балтач "Нур" мәчете имамы Илгиз хәзрәт тә катнашып,,уй-фикерләрен җиткерде. Кичәнең 2 че өлешендә  республика күләмендә уңышларга ирешкән Рузия Галиева, Лилия Мөбәрәкҗанова,Чулпан Габделганиевага, кунагыбыз Ильмира Кузьминага китапханә ,җирлек исеменнән изге теләкләр җиткерелеп истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чараның дәвамы мәдәният йорты тамаша залында чәй табыны артында үзешчәннәрнең матур җырлары һәм уеннар белән үрелеп дәвам итте.