“Наркомания - ак үлем!”
Наркомания чире бүгенге көндә дә актуаль тема. Чөнки күп кенә яшүсмер җайлы тормыш,җиңел акча артыннан баткаклыкка барганын сизми дә кала.Китапханәдә шул тема буенча “Наркомания-ак үлем!”- дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе эшләнеп куелды. Югары сыйныф укучылары белән күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде.Башта кыскача бу чир турында аңлатма бирелде,аннан укучылар сорауларга төрле мисаллар аша җаваплар бирделәр.