«Хокук.Бала.Укытучы»
Бөтендөнья балалар көне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1954 елда игълан ителә. Ул 20 ноябрьдә бөтен дөньяда балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшчәнлеккә багышланган Бөтендөнья туганлык һәм балаларның үзара аңлашу көне буларак билгеләп үтелә.
Беренчеләрдән булып хәрәкәтнең башлангыч бүлеге активистлары авыл китапханәсендә «Хокук.Бала.Укытучы» дип исемләнгән мәгълүмати дәрестә булдылар.Укучылар балаларның, яшүсмерләрнең хокуклары турында гына түгел,бурычлары турында да таныштылар.Үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр.