Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Хәрби истәлек элмә тактасы кую чаралары

Махсус хәрби хезмәттә һәлак булган каһарман батыр ир-егетләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү һәм аларның батыр исемнәрен үсеп килүче яшь буынга якты маяк итеп, Норма җирлегендә хәрби истәлек элмә тактасы кую чаралары булды. Авылдашларыбыз Рәдис Роберт улы, Фәнзил Рәис улы, Айнур Вазыйх улына Арча сәнәгать һөнәри көллияте диварына, Илдар Исмәгыйл улына Норма урта мәктәбе диварына хәрби элмә такталар куелды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев һәм район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, район хәрби комиссары,подполковник Васил Нәҗметдин улы Валиев катнашты.