Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

“Балаларга сугыш турында укыйбыз” халыкара акциясе

Китапханәдә Самара өлкәсе балалар китапханәсе оештырган “Балаларга сугыш турында укыйбыз” халыкара акциясенә кушылып, - 3- 4 класс укучылары белән хәтер дәресе үткәрелде. Сугыш турында иң яхшы китаплар”, “ Бөек Җиңүгә 79 ел”, “Сугыш җилләре кайтавазы” күргәзмәләре әзерләнде. Китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды. Сугышның дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган Ф. Кәрим, М.Җәлил шигырьләре укылды. Укучылар районыбызның Советлар Союзы геройлары булган каһарманнар белән таныштылар.