"Минем дә телефон буласым килә!"
Норма урта мәктәбендә 5 А сыйныфы укучылары, авыл китапх-анәчесе б.н берлектә "Минем дә телефон буласым килә!" дип исем-ләнгән дәрес үткәрелде. Дәрестә укучылар интернет турында мисаллар аша кирәкле мәгълүматлар белән таныштылар. Интернет, телефонның кеше тормышындагы файда-зыяны турында блиц-сорау-ларга җаваплар алынды. Дәреснең 2че өлешендә телефон ярдәмен-дә төрле бәйләнешләр аша терроризм куркынычлыгы, төрле билгесез номерлар аша алдану очраклары турында мисаллар китерелеп,фикерләр тыңланды. Гади,кирәкле телефонның уңай яклары белән бик тискәре яклары булуы да ассызыкланып үтелде.