"Гаилә.Ышаныч.Мәхәббәт"
Гаилә көне уңаеннан мөмкинлекләре чиклеләр өчен "Фикердәшләр" клубына йөрүчеләр белән "Гаилә.Ышаныч.Мәхәббәт" исемендә квест- уен үткәрелде. Аларга гаилә елы уңаеннан эшләнеп куелган "Гаилә -илһам чыганагы" исемендәге күргәзмәдәге китапларга һәм журналларга күзәтү ясалды. Гаилә турында мәгълъматлар алып, үзләре арасында гаилә корып матур гына яшәп килүче гаиләләр турында җылы сөйләшү булды. Квест- уенда алар үзләренең белемнәрен сынадылар. Уен ахырында китапханә исеменнән бүләкләр алып, чәй табыны артында киләчәккә матур планнар турында фикерләр алышып, күтәренке күңел белән таралыштылар.