Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

"Минем гаиләм - минем горурлыгым!"

Гаилә көне уңаеннан китапханәдә "Минем гаиләм- минем горурлыгым!" дип исемләнгән турнир үткәрелде. Турнирда авылыбызның күркәм гаиләләре һәм китапханәнең актив укучылары булган Мөҗипов Булат- Фәридә һәм Роза- Раушан Мардановлар гаиләләре катнашты. Алар гаилә темасына булган кызыклы турнирда көч сынаштылар. Үзләре укыган китаплар буйлап сәяхәттә булып,һәр биремне төгәл үтәделәр.