Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

Һөнәрләр турында фикер алышу

Балалар белән һөнәрләр турында фикер алышып, үзләренә ошаган һөнәрләр турында мәгълүматлар тупланды. Бүген алар үзләре дә китапханәче булып, формуляр тутырып, үзләренең дусларына китаплар бирделәр.
Китапны алгач китапның сакланышы кагыйдәләре белән таныштылар.
Чара ахырында китапханәгә кайткан яна китапларга күзәтү ясалды һәм А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен укып башкалар белән уртак тел таба белү әйбәт булса да, барлык серләрне чит- ятларга чишү ярамаганлыгы турында әңгәмәдә дә балалар үзләренең бик кызыклы фикерләре белән уртаклаштылар.