Нурминская сельская библиотека - филиал № 19

"Рәсәебездә һәрвакыт булсын тынычлык!"

Рәсәй көне унаеннан лагерьга йөрүче балалар белән "Рәсәебездә һәрвакыт булсын тынычлык!"- мәгълүмати дәрес һәм "Рәсәйне мин беләмме?!"- дип исемләнгән викторина үткәрелде. Балалар һәртөрле сорауларга бик дөрес җавап бирделәр.Шулай ук " Мин Россия гражданины!" - исемендәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Дәрес ахырында дәүләт симваллары турында мәгълүмат алып Рәсәй гимны белән тәмамланды.